Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Балалар

Әгерҗе районында исәптә торган 10 яшүсмергә җәмәгать тәрбиячеләре дөрес юлны сайларга ничек ярдәм итә

Бүгенге көндә районда 70ләп җәмәгать тәрбиячесе бар

1 июньгә ТР Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнарның эше буенча район подразделениесендә (ПДН) ун яшүсмер исәптә тора. Аларның һәрберсенә җәмәгать тәрбиячесе беркетелгән. 2009 елда республикада балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячесе турында закон кабул ителгәннән соң әлеге эш безнең районда да гамәлгә ашырыла башлаган иде. 

Җәмәгать тәрбиячесенең төп бурычы – хокук бозарга омтылган яшүсмерләр белән шәхси-профилактик эш алып бару, аларны тәрбияләүдә ата-аналарга яки аларны алыштыручыларга ярдәм күрсәтү. 

 

“Бүгенге көндә районда 70тән артык җәмәгать тәрбиячесе исәпләнә. Алар арасында педагоглар, авыл җирлекләре башлыклары, тренерлар, башка һөнәр ияләре бар”, – ди балигъ булмаганнарның эшләре буенча һәм аларның хокукларын яклау секторы баш белгече Ксения Обухова.

 

“Без үзебез дә, ПДН хезмәткәрләре дә җәмәгать тәрбиячеләре булып торабыз. Күптән түгел ПДН инспекторы итеп билгеләнгән Азалия Фәрхетдинова да актив рәвештә җәмәгать тәрбиячеләре сафына кушылды. – Без иң элек аларның һәркайсының холкын, шөгыль-мавыгуларын өйрәнәбез. Аннан соң, яшүсмергә туры килә торган җәмәгать тәрбиячесен сайларга тырышабыз”, – дип дәвам итә Ксения Александровна. 

 


“Безнең алда торган төп бурычларның берсе – яшүсмернең нәрсә белән кызыксынуын ачыклап, спорт секцияләренә, түгәрәкләргә, төрле чараларга җәлеп итү. Шушы еллар эчендә әлеге эшне алып баруның билгеле бер системасы гына түгел, ә елдан-елга нәтиҗәле эшләп килүче җәмәгать тәрбиячеләре дә барлыкка килгән. Шундыйларның берсе – мәгариф идарәсе методисты Елена Шушакова республикада иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләре исәбендә. Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллиятенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Светлана Бубнова турында да “студентлар тормышы белән яши” дияргә мөмкин”, – ди Ксения Обухова. 

 


Әлеге эшкә моннан өч ел элек алынган Яшьләр үзәге директоры Марина Михеева да үз канаты астындагы яшүсмерне үзләрендә уздырылган бер генә чарадан да калдырмаска тырышам, ди. 

 

“Күбрәк җәлеп иткән саен аның активлаша баруын, сәләтләре ачылуын тоям”, – ди ул.

 

Марина Владимировна күптән түгел Тукай районында “Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” бәйгесенең зона турында да катнашып кайткан. Зона этабы нәтиҗәләре буенча Марина Владимировна лауреат дип танылып, Дипломга лаек булган. 

Үзен җәмәгать тәрбиячесе ролендә сынап карарга теләүчеләр район хакимиятенә, 3нче кабинетка мөрәҗәгать итә алалар. Телефон: 23860.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев