Әгерҗенең 9нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән бергә кошлар өчен җимлекләр ясаганнар
Экологик тәрбия кечкенәдән башлана
Эш өчен төрле материаллар кулланылган: картон тартмалар, пластик шешәләр һәм агач эшләнмәләр.
Эшне башлар алдыннан тәрбияче Галимарданова Р.Р. балалар белән әңгәмә уздырган.
Балалар, төрле кошларның нинди азыкны өстен күрүен, аларның табигатькә ничек ярдәм итүен – зарарлы бөҗәкләр санын контрольдә тотуларын һәм үсемлекләр орлыкларын таратуларын белгәннәр.
Бу, беренчедзн, балаларда бездә кышлый торган кошлар турында кызыксыну уятса, икенчедән, мөһим экологик дәрес тә булып тора. Балаларда табигатькә, тирә-якка мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев