Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Әгерҗедә 6 яшьлек баланы кыйнаган хатыннан компенсация түләткәннәр

Күрше малаена ике тапкыр сугуы ачыкланган

Әгерҗе районы прокуратурасы күршесе тарафыннан кыйналудан зыян күргән 6 яшьлек баланың әнисе мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәргән. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Май ахырында тавыш-талаш вакытында 43 яшьлек хатын-кызның күрше малаена ике тапкыр сугуы ачыкланган. Нәтиҗәдә, баланың сул җилкәсенең арткы өслегендә кан оешу рәвешендә җәрәхәт барлыкка килгән.

Баланы кыйнаган өчен хатын-кызны административ җаваплылыкка тартканнар һәм 5 мең сум күләмендә штраф билгеләгәннәр. Шуннан соң прокурор судка мөрәҗәгать итеп, гаепле хатынга мораль зыянны каплау турында дәгъва белдергән.

Суд прокурор таләбен канәгатьләндергән — бала файдасына 20 мең сум түләткәннәр, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев