Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Ана капиталын куллану гадиләштерелә

Россиядә яңа закон проекты каралачак

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ана капиталының мәгариф юнәлешен гадиләштерергә һәм килешү белән эшләүче гаиләләрне кооперативлар белән якларга тәкъдим итә. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости агентлыгы яза.

«РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан ана капиталы акчасын баланы укыту максатларында куллануны гадиләштерә торган һәм аны торак шартларын яхшыртуга юнәлдергәндә гражданнарның хокукларын яклау буенча өстәмә механизмнарны күздә тоткан закон проекты әзерләнгән», - диелә хәбәрдә.

Аның нигезендә, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Пенсия фондына мөрәҗәгать итмичә генә, ана капиталы акчасын баланың уку чыгымнарын каплауга тотарга тәкъдим итә. Закон проекты кабул ителгән очракта, белем бирү оешмасы, тиешле килешү төзеп, Россия Пенсия фондына мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә тапшыра алачак. Бу исә ата-аналарга акчаны онлайн режимында күчерү мөмкинлеген бирәчәк.  

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев