Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Ана капиталын шәхси балалар бакчасы һәм репетиторлар өчен түләүгә кулланырга рөхсәт ителә

Ата-аналарны зур яңалыклар көтә

Россиядә ана капиталын репетиторлар өчен түләүгә, шулай ук шәхси эшмәкәрләр тарафыннан күрсәтелә торган башка белем бирү хезмәтләре өчен кулланырга мөмкин. Тиешле карарга 19 октябрь көнне Россия премьер-министры Михаил Мишустин кул куйды, дип яза Татар-информ.

«Мәсәлән, ата-аналар шәхси укытучы хезмәте, дәүләтнеке булмаган балалар бакчасы яки мәктәп хезмәте өчен түли ала. Шул ук вакытта мондый хезмәтләр күрсәтүче шәхси эшмәкәрнең белем бирү эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булырга тиеш», – диелә бу уңайдан Хөкүмәт матбугат хезмәте тарафыннан бастырылган хәбәрдә. 

Ата-аналарга шулай ук ике документ – гариза һәм шәхси эшкуар белән төзелгән, хезмәтнең бәясе күрсәтелгән килешү – тәкъдим итәргә кирәк. Моны Пенсия фондына, ана капиталы буенча хезмәт күрсәтә торган күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итеп, яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша эшләргә мөмкин.

Элегрәк ана капиталын шәхси белем бирү оешмалары юридик зат буларак теркәлгән очракта гына баланың шундый мәктәптә укуына түләү өчен файдаланырга мөмкин иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев