Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Әтисе балыкка барып, биш яшьлек кызын онытып калдырып кайткан

Ир-ат балыктан үзе генә кайта

Оренбург өлкәсендә үз әтисе балыкка барган җирдә онытып калдырган биш яшьлек кыз баланы эзләп тапканнар. Әти кешене административ җаваплылыкка тартканнар. Бу хакта «Вести» каналына сылтама белән Интертат хәбәр итте.

Кыз бала югалуы турында полициягә әнигә кеше хәбәр итә. Ул иренең балыкка китүен, үзе белән биш яшьлек кызларын да алуын сөйли.

Аннары кич белән ир-ат балыктан үзе генә кайта, бала да, машина да булмый. Әти кеше баласын кайда калдырганын, машинасы кайда булуын исенә төшерә алмый. Ул өйгә ничек кайтканын да аңлата алмый.

Хокук саклаучылар баланы бер микрорайонда машина эчендә таба, сабый йоклап ята торган була. Аны полиция бүлегенә алып кайталар һәм әнисенә тапшыралар, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев