Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Әтисе белән ауга киткән 10 яшьлек малай урманда югалган

Оператив хезмәтләр эшчәнлегенә төгәл координатлар булмау комачаулый

Амур өлкәсендә тайга урманында 10 яшьлек бала югалган. 27 июньдә ул атасы һәм абыйсы белән урманга ауга бара. Әти кеше игътибарын читкә юнәлткән арада, бала югала. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте, дип яза Интертат.

«Амур» эзләү отряды вәкиле Татьяна Шалашова сүзләренчә, әти кеше улларын кышын яши торган урынына алып бара. «Икеләр тирәсендә алар ауга чыга. Ир-атның нәрсәседер ертыла, ул шуны тегә башлый. Балаларның берсе урынында кала, икенчесе югала», – дигән ул. 

Хәзерге вакытта әти кеше баласын тайгада үзе эзли. Оператив хезмәтләр эшчәнлегенә төгәл координатлар булмау комачаулый.

«Таң аткач полиция һәм коткаручылар вездеходта чыга. Иртәнге алтыларда. Параплан да җибәрергә җыенабыз. Хабаровскидан МЧС вертолеты да килә», – диде Татьяна.

Эзләүчеләр белән баланың бабасы да бара. Ул кышлау урынына юлны күрсәтәчәк, диелә хәбәрдә.

«Төнлә яңгыр яуды, хәзер бөтенсе бераз кибә. Бала өчен иң куркынычы – төн, начар һава шартлары, иң куркыныч – кыргый хайваннар. Анда аюлар, кабаннар, тигрлар, бүреләр бар», – ди Татьяна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев