Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Әтисен үтергән егеткә карата хөкем карары чыгардылар

21 яшьлек егеткә 18 ел төрмә яный

Чаллыда суд Антон Адаричев эше буенча хөкем карарын игълан итте, аны әтисен үтерүдә гаепле дип таптылар. Ата кеше «КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыятенең топ-менеджеры булган, дип яза Татар-информ.

Суд 21 яшьлек Антон Адаричевны 13 елга каты режимлы колониягә озату турында карар чыгарган.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, гаепләү ягы егетне каты режимлы колониягә 18 елга җибәрүне сораган.

«Апелляция шикаяте мәсьәләсе суд хөкемен һәм суд утырышы беркетмәсен өйрәнгәннән соң хәл ителәчәк», – дип өстәде Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе.

2022 елның августында, егет ломбардка телевизор тапшыру сәбәпле, ата белән улы арасында низаг чыккан. Егет комарлы уеннар уйный торган булган. Талашкан вакытта егет әтисенә пычак белән ташланган. 62 яшьлек ир-атның мәете 4 август иртәсендә автокаланың 38 комплексындагы йортларның берсендә табыла. Аның 61 яшьлек хатыны да хастаханәгә китерелә, аның эче пычак белән җәрәхәтләнгән була.

3 август кичендә Чаллы проспектында автоинспекторлар югары тизлектә хәрәкәт иткән Nissan машинасын күреп ала. Йөртүче туктаудан баш тарта, ЮХИДИ хезмәткәрләренең ике экипажы аны куып китә. Машина йөртүчесе автомобилен ташлап, полиция хезмәткәрләреннән качмакчы була. Ике километр тирәсе йөгергәннән соң, аны тоткарлаганнар. 21 яшьлек егетнең машинасында кан эзләре булган әйберләр һәм сумкада зур күләмдә акча табыла.

Егеткә «урлау», «сәламәтлеккә җитди зыян китерү» һәм «үтерү» маддәләре буенча гаепләү белдерелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев