Авариядә бердәнбер исән калган нәни бала өчен акча җыялар
Хәзер ул комада
5 декабрьдә Чиләбе өлкәсендә «ВАЗ 2109» машинасы юл һәлакәтенә очрый. Биредә машинаның 38 яшьлек йөртүчесе, 30 һәм 29 яшьлек ике пассажир ир-ат һәлак була. Алары абый-энеле бертуганнар була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Мәрхүмнәр Башкортстанда туып-үскән. Бүген аларны Әбҗәлил районындагы Рыскужа авылында җирләгәннәр.
Авариядә 4 яшьлек бала да имгәнүе билгеле. Ул да «ВАЗ» машинасында була. Коткаручылар гидравлик кайчы ярдәмендә машинаны кисеп, баланы тимерләр арасыннан ала, аның травмалары бик катлаулы. Сабыйны Златоуст шәһәренең травматология бүлегенә алып киткәннәр. Аннары аны санавиация ярдәмендә Чиләбегә күчергәннәр.
Авариядән соң, җинаять эше ачылган. Машина йөртүченең хатыны һәм яшь ярымлык баласы ятим калган. Тол калган хатын авырлы.
«Мой Башкоротостан» сайты белешмәсе буенча, «ВАЗ-2109» автомобиле «Газель» йөк машинасына бәрелгән. Имгәнгән 4 яшьлек малай Рамазан исемле. Ул «ВАЗ» йөртүчесе Вадимның улы. Вадимның яшь ярымлык улы Арслан бар. Хатыны Вәлия өченче баласын көтә, диелә бу хәбәрдә.
Ярдәм итү өчен карта номеры: 2202 2005 8986 9914 Валия Вагазовна Ямалова 89097472615 (карта телефонга беркетелгән).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев