Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Балалар

Авылда кич белән өч бала югалган

Яшүсмерләрне полиция дә эзли

Башкортстанның Иглин районындагы Охлебин авылында 7 ноябрь кичендә 3 үсмер бала югала. Бу турыда «Поиск детей – Иглино» волонтерларына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте, дип яза Интертат.

Биредә 15 яшьлек Ангелина Горшкова, 14 яшьлек Диана Заһидуллина һәм 13 яшьлек Артем Фазлыев югалган. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, аларны полиция дә эзли.

Ангелинаның буе 165-168 см, кара чәчле, коңгырт күзле, чандыр гәүдәле. Кара кыска куртка, кара чалбар кигән.

Диананың буе 159-163 см, кыска кара чәчле, күзләре ачык төсле, уртача гәүдәле. Сары язулар булган худи, кроссовки, кызыл чалбар кигән.

Артемның буе 155-160 см, кара чәчле, коңгырт күзле, тулы гәүдәле. Хакис төсле капюшонлы куртка, караңгы төсле трико, ак полосалы кара кроссовки кигән.

Бу балалар турында белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен номерлар: 112 яки 8-927-969-89-19, 8-917-383-56-87.

Балалар социаль учреждениедән киткән һәм югалган булуы билгеле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев