Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Бала өстенә салкын су койган, кыйнаган һәм базга япкан

44 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарылды

Татарстанда Аксубай районында яшәүче 44 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарылды. Ир-ат берьюлы ике маддә буенча гаепле дип танылды, дип яза Татар-информ.

Алар - «Шундый ук гамәлләр өчен административ җәзага тартылган затның кыйнавы һәм физик авыртуга китергән башка көчләү гамәлләре кылуы» һәм «Законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү».

«Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләгәнчә, узган елның 21 августында төнлә ир-ат исерткеч эчемлек эчкән һәм кызы белән талашкан. Ул бала өстенә салкын су койган һәм чиләк белән берничә тапкыр башына суккан. Өч көннән ир-ат кызын кабат кыйнаган, ә аннары базга ябып куйган.

Хөкем ителүче үз гаебен таныган. Суд аңа 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 3,1 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән. Моннан тыш, ата кеше психиатрда дәваланырга тиеш була.

Фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев