Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Бала урларга маташучы ир-ат турында хәбәр дөреслеккә туры килми

Ә сез ничек уйлыйсыз?

Бүген социаль челтәрләр һәм мессенджерларда Казанда кыз баланы урларга маташучы ир-ат турында хәбәр таралды. Хәбәрдә видео да бар иде. Анда бер ир-ат кыз бала артыннан килә. Ата-анасы вакытында килеп җиткәнгә күрә генә, ир-ат кызны урлап алып китми кала, диелә бу хәбәрләрдә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы әлеге вакыйга турында аңлатма бирде. Урамдагы видеокүзәтү камералары язмасына эләккән ир-ат бала урларга җыенмаган, дип сөйләгәннәр ведомствода «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Кичә «Сафиуллин» полиция бүлегенә шалтыраталар һәм Имәнлек урамында исерек ир-ат узып баручыларга бәйләнеп йөрүен әйтәләр. 

«Урынга тиз арада экипаж китте. Алар исерек ир-атны тоткарлап, полиция бүлегенә алып килде», — диделәр министрлыкта.

Ир-атка карата «вак хулиганлык» маддәсе буенча протокол төзелгән, диелә хәбәрдә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев