Балаларга вакцина ата-аналар ризалыгы белән генә ясала
Саннар буенча мәгълүмат юк
Татарстанда балаларны коронавируска каршы вакцина ясарга мәҗбүр итү юк. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков журналистлар белән очрашу вакытында шулай дип белдерде.
— Бер генә очракта да бернинди мәҗбүриләү була алмый. Төрле яшь категорияләре бар, кайсыларына ата-аналар ризалыгы таләп ителә, — диде ул.
Министрлык күпме балага вакцина ясаганнары турында статистика да алып бармый.
— Саннар буенча мәгълүмат юк. Безнең өчен алар эш нәтиҗәлелеген билгеләүче шарт булып тормый, — диде Владимир Жаворонков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев