Балаларны яклау көнендә Әгерҗе кинотеатрында бәйрәм чаралары узачак
Балалар бәйрәм кунагы - Панда белән рәхәтләнеп биеп, күңел ачачак
1 июньдә 10:00 сәгатьтә «Авангард» кинотеатры барлык балаларны һәм ата-аналарны Балаларны яклау көнен бәйрәм итәргә чакыра. Бу чара бик күңелле булырга вәгъдә итә.
Бәйрәм программасында:
- “Убырлы карчык. Дөньяны коткара” фильмын бушлай күрсәтү - бу мавыктыргыч тарих балаларга да, өлкәннәргә дә ошаячак. Фильм 10:00 сәгатьтә башлана.
- Махсус кунак - “Панда” - балалар бәйрәм кунагы белән рәхәтләнеп биеп, күңел ачачак.
Бу көнне вакытыгызны балалар белән күңелле дә, кызыклы да итеп үткәрү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев