Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Бер ир 16 яшьлек кызны, ике атна буе наркотиклар кадап торып, көчләп яткан

Кыз могҗиза белән качкан

Фаҗига Түбән Кама шәһәренең Корабельная урамында була. Шушы урамдагы йортта 16 яшьлек кыз могҗиза белән генә исән кала. Бу вакыйга турында «НТР-24» каналында сөйләделәр, дип яза Интертат.

2018 елның февралендә ир-ат кыз баланы 2 атна буе фатирда бикләп тоткан. 2 атна дәвамында аңа туктаусыз наркотиклар кадаган, даими көчләгән. Кыз бу фатирдан качып китә алган һәм соңрак полициягә мөрәҗәгать иткән.

Күптән түгел бу ир-атка хөкем карары чыгарылган. Гомумән алганда, аңа Җинаять кодексының 7 маддәсе буенча гаеп белдерелгән. Соңгы 5 елда аңа 2 тапкыр хөкем карары игълан ителгән була, әмма процессуаль бозулар аркасында, алар гамәлдән чыгарыла.

Өченче процессны үткәрү өчен, 3 судьядан торган коллегия җыелган. Алар гаепләнүчене 19 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар кылган. Ир-ат ул елларын каты режимлы колониядә уздырачак.

Җинаять вакытында зыян күрүче балигъ булмаган яшьтә булганлыктан, процесс ябык режимда барган. Шул сәбәпле прокуратура һәм суд вәкилләре журналистларга резонанслы җинаять турында комментарий бирүдән баш тарткан.

Казан табибы-наркологы Рөстәм Вәлиуллин әйтүенчә, наркотикларга «утырту»ның мондый ысулы күптән билгеле. Гадәттә, аны кызларны фахишәлеккә җәлеп итү өчен кулланганнар.

«Мондый методиканы элек тә Индокытайда кулланганнар, анда яшь кызларга, бордельгә күчергәнче, башта 5-10 укол героин кадыйлар», – дип аңлаткан табиб. Ул билгеләп үткәнчә, шуннан соң кешедә каршы тору хисләре югала.

«Ул кызлар хәтта алардан таләп ителгән хезмәтләр өчен наркотиклар сорый торган булганнар. Һәм, минемчә, әлеге җинаять өчен 19 ел бирү – аз», – дигән табиб.

Гомумән, табиб сүзләренчә, бу вакыйгаларны кичерүнең нәтиҗәләре җитди булырга мөмкин. Кызның хәзер нинди хәлдә булуы билгесез. 5 ел эчендә, әлбәттә, организмны тәртипкә китерергә мөмкин, әмма психологик халәтне үзгәртү күпкә катлаулырак, чөнки мондый мизгелләрне хәтердән сызып ату мөмкин түгел диярлек.

Фото: Сюжеттан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев