Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Бер «мәдрәсә» бинасында балаларны кыйнап, коточкыч шартларда яшәткәннәр

Бер атна элек балаларның берсе кача алган

Уфадагы бер мәчетнең аскы катында бер дин әһеле малайлар өчен «төрмә ясаган». Балаларны кыйнаганнар һәм тәүлекләр буе караватсыз бүлмәдә яшәргә мәҗбүр иткәннәр. Бу хакта «Mash batash» телеграм каналы яза, дип белдерде Интертат.

«Садистлар мәдрәсәсе»н Инорс микрорайонындагы «Мәдинә» мәчете бинасының аскы катларының берсендә оештырганнар. «Мәдрәсәне» оештыручы кеше – Россиягә элекке СССР илләренең берсеннән килгән кеше, дип яза «Пруфы». Ул «мәдрәсә» дип аталса да, чынлыкта мәдрәсә булмый. Анда әти-әниләре башка төбәкләрдә яшәгән мигрантларның балаларын китерәләр. Барлыгы 12 бала була.

Бер атна элек балаларның берсе кача алган. Вокзалда полиция хезмәткәрләрен очратып, аларга барысын да сөйләп биргән. Шунда ук мәчеткә юл тоткан хокук саклау органнары балаларның коточкыч шартларда яшәүләрен ачыклаган. Малайлар матрасларда йоклаганнар. Дүрт бала үзләрен кыйнауларын раслаган. Тагын дүртесе, тәннәрендә күгәргән урыннар булуга карамастан, бу хакта әйтергә курыккан.

«Пруфы» язуынча, оештыручы кулга алынган, 117 маддә – «газаплау» буенча җинаять эше кузгатылган.

Малайларны балалар йортларына, ә остазларын изоляторга озатканнар. Бу эш буенча тикшерү бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев