Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Бер хатын асрамага алган 3 яшьлек улын үтергән

Баланың баш сөяге сына

Уфада 3 яшьлек улын үтергән хатын кулга алынган. Ул тәрбиягә алынган баласының гомерен өзгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте, дип яза Интертат.

Уфаның Калинин районы тикшерү идарәсе 38 яшьлек хатын-кызга гаепләү белдергән.

Тикшерүчеләр хәбәр иткәнчә, 29 октябрьдә бу хатын 3 яшьлек улы көйсезләнгәнгә, йокларга комачаулаганга ярсый. Хатын балага травмалар ясый, шуннан соң сабый үлә.
Башта хатын баланың үлемен караватның югары катыннан егылып төшү белән аңлата. Ләкин тикшерүчеләр хатынның бала үлеменә катнашы булуын ачыклый.

Аннары хатын гаебен таный. Суд аны сак астына алу турында карар чыгарган.
«Башинформ» белешмәсе буенча, хатын тәрбиягә алган балаларын йоклатырга маташа, шул чакта ул нәни улының башына каты итеп суга. Баланың баш сөяге сына. Малай үлә. Гаилә бернинди хисапта да тормый, яхшылар рәтендә була. Юкса бу ата белән анага 2 баланы тәрбиягә бирмәсләр иде. Сабыйлар өчен өйдә барлык шартлар да тудырылган. Хәзер икенче баланы гаиләдән алу мәсьәләсе хәл ителә, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев