Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Бөтенроссия тикшерү эшләре көзгә күчерелде

Район мәгариф идарәсе хәбәр итә

Район мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, укучыларның Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) көзгә күчерелә.

Ул 4-8 һәм 10-11 сыйныфларда аерым фәннәр буенча узарга тиеш иде.  

Республикада яшь шагыйрь һәм язучыларның “Илһам“ Бөтенроссия конкурсының зона этаплары башланды. Быел әлеге бәйгегә шигърият, проза, драматургия, журналистика жанрлары буенча 750гә якын эш кабул ителгән. 

Әгерҗе шәһәренең 4нче мәктәбеннән Азалия Кәримова, Камилә Шакирҗанова, Динара Латыйпова, Эвелина Хисмәтова (җитәкчеләре – Әлфия Заһретдинова, Фәридә Хафизова), Девятернядан Илүзә Галимова, Эвелина Ибәтуллина (Гүзәлия Габбасова), Кадыбаштан Азалия Салихова, Лиана Габбасова Эльмира Рәсүлева), Исәнбайдан Ралинә Хәбирова (Гөлназ Хуҗина) Чаллыда узган зона этабында үзләренең иҗат җимешләрен укыганнар. Яшь каләмчеләр иҗатына бәяне Факил Сафин, Ләбиб Лерон кебек остаз язучылар биргән. Катнашучыларга сертификатлар тапшырылган. 
Җиңүчеләр соңрак билгеле булачак. 

Шулай ук Казанда халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исемендәге IX республика конференциясе узды. 
Анда 4нче мәктәпнең туган тел укытучылары Фәридә Хафизова һәм Әлфия Заһретдинова җитәкчелегендә укучылар катнашты. 
“Кызыл тышлы дәфтәрдән“ номинациясендә Камилә Шакирҗанова, Эвелина Хисмәтова, Ильвина Галимова, Азалия Кәримова, Алсу Хафизова – дипломант, Динара Латыйпова лауреат булдылар. Мөгаллимә Фәридә Хафизова “Утырып уйлар уйладым“ номинациясендә җиңү яулады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев