Дәүләт Советы депутаты Красный бор мәктәбенә тагын бер кат килергә вәгъдә бирде
Балалар аңа сораулар яудырды
Депутат атналыгы кысаларында Красный Бор мәктәбенең өлкән сыйныф укучыларының парламент дәресендә ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов катнашты. Айрат Ринатович кыскача Татарстан Республикасы Парламенты, сайлаулар процедурасы турында сөйләде.
Балаларга аның педагогтан алып парламентарийга кадәр узган шәхси юлын белү кызык иде. Алар депутатка төрледән-төрле сораулар бирделәр. Кызыклы очрашудан соң, Айрат Ринатович тагын бер тапкыр килергә вәгъдә итте. Аннары ул Красный бор авыл җирлеге гражданнары җыелышында да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев