Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Элекке ире алып киткән ике баласын приставлар кайтара алган

Суд карарын санламыйча кача

Казанда суд приставлары элекке ире Кырым Республикасы шәһәрләренең берсенә алып киткән балаларын әниләренә кире кайтарырга ярдәм иткән. Бу хакта республика Суд приставлары идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Суд балаларның әниләре белән яшәячәген билгели. Әмма суд процессы барган арада, ир-ат, элекке хатынына хәбәр итмичә, балаларны илнең башка өлешенә алып китә.

Соңрак Киров бүлекчәсе суд приставлары ата кешенең балаларны яшергән урынны билгели алган. Хезмәткәрләр Кырымдагы коллегаларына тиешле йөкләмә җибәрә.

Тиздән әни кеше балалары яшәгән урынга килә һәм суд приставлары контролендә күптән көтелгән очрашу була. Хәзерге вакытта балалар әниләре белән бергә яши, дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев