Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Әгерҗе районында Космонавтика көнен билгеләп үтәләр

Балалар космос белән танышты

12 апрель, Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы.  Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды.

Юрий Гагарин... Космосның батыр йөрәкле рыцаре, илебезнең данлыклы улы.  Кыска гына вакыт эчендә айга менә, Кояш системасының барлык планеталарын тикшерә, әмма беренче очыш авыр һәм куркыныч була.

1961 елның 12 апреле. Бу дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды. Язгы иртәдә көчле ракета җир йөзенең беренче космонавты – Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин белән тарихта беренче “Восток” космик кораблен бортта орбитага чыгарды.

Беренче космик очыш 108 минут дәвам итте. Безнең көннәрдә орбиталь космик станцияләрдә күп экспедицияләр кылган вакытта, ул кыска булып тоела. Әмма бу минутларның һәрберсе билгесез нәрсәләрнең ачышы булып тора.

Әгерҗе районы Яңавыл китапханәсендә дә космонавтика көне уңаеннан "Удивительный мир космоса" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмә өчен яңа китаплар алынды.

Мәктәп укучылары белән әңгәмә, кечкенә генә викторина үткәрелде, укучылар 3Д күзлеге ярдәмендә космос белән таныштылар, шулай ук әлеге темага багышлап укучылар оплекация ярдәмендә ракета макетларын ясадылар. Балаларга бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев