Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Әгерҗедә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Олимпиада узды

Тәҗрибә үзенең беренче уңай нәтиҗәләрен бирә

14 апрель көнне Әгерҗенең 5 нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен муниципаль олимпиада узды. Анда районның һәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән 6-7 яшьлек 31 бала (өч юнәлеш буенча өчәр бала) катнашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, районда инглиз теле буенча олимпиада ел саен уза, ә менә математика һәм әйләнә-тирә дөнья буенча олимпиада быел беренче тапкыр оештырылды.

Малайлар һәм кызлар дулкынлануларын тиз генә ерып чыктылар. Балалар үз белемнәрен һәм аларны гамәлдә куллана белүләрен лаеклы күрсәттеләр. Уен дәресләре формасында алар үзләренең осталыкларын күрсәтте, ә составына "Мәгариф идарәсе" методистлары һәм шәһәр мәктәпләре укытучылары кергән жюри аларның сәләтен бәяләде.

Мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Кәлимуллина районыбызда беренче тапкыр уздырыла торган әлеге олимпиаданың әһәмиятен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, узган ел олимпиада инглиз теле буенча гына узган булса, быел математика һәм әйләнә-тирә дөньяны да кертеп, сорауларны киңәйтү карары кабул ителгән.

"Бу этапта тәрбияче-педагогларның төп бурычы - балалар белән эшләүдә дәвамчылык. Соңыннан аларны яңадан өйрәтергә туры килмәслек итеп, база белемнәре бирергә кирәк", - дип ассызыклады Ләйсән Рамилевна.

5нче балалар бакчасы мөдире Эльвира Закирова безнең белән мондый чаралар үткәрү практикасы нәниләр арасында үзенең беренче уңай якларын бирә, дип уртаклашты.

Олимпиаданың җиңүчеләре һәм призерлары белән сылтама аша танышып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев