Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Икесенә биш бала ятим кала

Янгында ике баласын югалткан

Яшел Үзән районының Новониколаевка авылында гомер итүче Гөлсинә апага хәсрәт арты хәсрәт килә. Улы белән килене мунчага киткән җирләреннән исән кайтмый. Аларның икесенә биш бала ятим кала.

– 5 октябрь көнне Ксения белән Михаил мунчага киттеләр. Мин оныклар белән өйдә идем. Берзаман төтен исен сизеп алдым. Урамга чыгып карадым. Төн уртасында бу балалар нәрсә эшли икән, дим.Бераздан мунчага керә торган бүлмәнең дөрләп януын күреп алдым, — ди ул. – Ут дөрли башлады. Мунча янына йөгереп килсәм, ишекнең тыштан тимер белән бикләнгәнен күреп алдым. Йөрәгем җу итте. Эчтә балаларым бит. Янгын сүндерүчелә дә тиз килде. Тик улым белән киленем исән түгел иделәр инде.

Гөлсинә апа бу хакта сөйли дә алмый.

– Киленемнең беренче никахтан өч кызы бар иде. Улым белән уртак игезәк уллары туды, – ди ул.

Фаҗигадән соң Ксениянең әнисе өч кызын үзенә алып китә. Малайлар исә Гөлсинә апада кала.

– Без йорт сала идек. Аңынчы кечкенә вагонда яшәдек. Опека бүлеге килеп күрде дә, оныкларымны приютка алып китте. Тиздән аларга 7 яшь тулачак. Кайтаруларын сорап кая гына бармадым. Ничек инде, сабыйларны ятимнәр йортына җибәрим? Пенсиядә булсам да, эшләп йөрим. Сәламәтлек буенча медицина комиссиясе уздым. Бар да тәртиптә. Әгәр йортны төзеп бетерсәм – миңа улларымны бирәләр, – ди ул.

Сабыйларны кире үзенә кайтарыр өчен ярдәм сорап кая гына бармый ул. Бәхетенә аны, язмыш волонтер Юлия Хәкимова белән очраштыра.

– Мин Юлиягә бик рәхмәтле. Эшне тиз тотты. Ә бит өметемне өзгән идем. Мәчетләр дә кире борды бит. Юлия безгә телевидение чакыртты. Алар килеп төшереп киттеләр, – ди Гөлсинә апа.

Шуннан соң әлеге сюжетны инстаграмнан күреп төзелеш оешмасы җитәкчесе Ильяс Гыймадов Юлия белән Гөлсинә апаны эзләп таба. Ул үзенең таныш төзүче егетләре белән уйлаша да, бу гаиләгә ярдәм итәргә алына.

– Аллага тапшырып, бүген эшләрне башлыйбыз да инде. Алар сала башлаган өйне сарай итеп калдырып, янәшәдә яңа йорт салып бирәчәкбез.Әмма моның өчен ярдәм кирәк. Һәркем үзеннән өлеш кертә ала. Кемдер төзелеш материалары белән, кемдер бу хәбәрне таратып та савап алачак. Тиздән йорт салынып бетәр, оныклары әбиләре янына кайтыр, — ди Ильяс Гыймадов.

Гөлсинә апаның өе тиз арада салынып бетсен өчен, аңа ярдәм кирәк. Булышырга теләүчеләр төзелеш оешмасы хезмәткәре Артур Садыйков исемендәге 4000 7964 8773 8978 номерлы Ак Барс картасына акча күчереп үзеннән өлеш кертә ала. Бергәләп ярдәм итсәк иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев