Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Исәнбай мәктәбе укытучысы Энҗе Латыйпова: “Өй эшен һәрвакытта да автомат тикшерә алмый”

Укытучыларның эшен ничек җиңеләйтергә

Мәктәп укучыларының өй эшләрен автомат рәвештә тикшерү системасын кертергә җыенуларын хәбәр иткән идек. Россия Мәгърифәт министры Сергей Кравцов фикеренчә, ул укытучыларның эшен җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк. Ә педагоглар үзләре ни ди?

Әгерҗе районынының Исәнбай мәктәбендә Энҗе Латыйпова химия фәнен 15 ел укыта. Аның әйтүечә, бу тузга язмаган әйбер түгел. Әмма өй эшен һәрвакытта да автомат рәвештә тикшереп булмый. Ни өчен дигәндә, фәндә телдән дә дөрес итеп сөйли белү мөһим.

– Өй эшен төрлечә бирәм. Аеруча кызыксынган укучыларга аерым биремнәр дә кушам. Кайберләре: “Апа, өй эше күп бимәгез”, –ди. Гадәттә, андыйлар бер фәннән дә укырга яртамый. Тикшерүгә вакыт төрлечә китә. Бу эшне төнгә калдырмаска тырышам, – ди Энҗе Флүс кызы.

Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев