Көзге каникуллар ничәсеннән башлана?
Балаларының каникуллары графигы билгеле
2022\2023 уку елында мәктәп балаларының каникуллары графигы билгеле. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте, дип яза Интертат.
Көзге каникул 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр була.
Кышкы каникул 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр була.
Язгы каникул 8 апрельдән 16 апрельгә кадәр була.
Төрле төбәкләрдә каникул вакыты төрлечә булырга мөмкин. Мәктәп администрациясе үз вакытын билгеләү хокукына ия.
Көзге каникул вакытына Халыклар бердәмлеге дәүләт бәйрәме туры килә, ул 4 ноябрьдә җомга көнне була. Шулай итеп Россия халкы 4-6 ноябрьдә ял итә.
Кышкы каникул тулысынча Яңа ел бәйрәме ялларына туры килә һәм тугыз көн дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев