Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Татарстанда 1000 якын әти бала карау ялын рәсмиләштергән

Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәр итә

Бала карау буенча ялны әниләр  генә түгел, әтиләр дә рәсмиләштерә ала. Татарстанда бүгенге көнгә 1000 якын ир-ат үзенә шундый  ял рәсмиләштергән. 

Бала карау буенча ялны рәсмиләштерү өчен ата-анага эш бирүчегә декрет ялы бирү һәм түләү билгеләү турында гариза тапшыру да җитә.

"Бала карау буенча ял балага 3 яшь тулганчы бирелә. Әмма  айлык пособие бала 1,5 яшькә җиткәнче генә түләнә. Мондый пособиене декретка киткәнче эшләмәгән ата-аналар ала. Максималь пособие күләме уртача хезмәт хакының 40% ын тәшкил итә, ләкин 33,2 мең сумнан артмый, - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Ата-ана бала карау буенча декрет ялында булганда, аның пенсия хокуклары формалаша, чөнки бу чор иминият стажына кертеп исәпләнә.

Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәре буенча,  шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бала карау буенча ялны баланың әнисе яки әтисе генә түгел, бабасы, әбисе һәм теләсә кайсы туганы яки опекуны да рәсмиләштерә ала. 

Гаиләдә бер елда ике бала, игезәкләр яисә берьюлы өч бала туган очракта бала карау буенча ялга әти-әниләрнең икесе дә китәргә мөмкин.

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев