Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Татарстанда 12 яшьлек кызны мәсхәрә иткән педофил хөкем ителде

Баланы урманга алып кереп киткән

Татарстанда яшәүче ир-атны 12 яшьлек кызны мәсхәрә иткән өчен хөкем иттеләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

2022 елның апрель һәм декабрь айларында 57 яшьлек ир-ат 12 яшьлек күрше кызын каршы ала, янәсе, аны өенә алып кайта. Әмма ул кайтканда кыз белән урманга керә һәм аңа карата сексуаль характердагы гамәлләр кыла.

Соңыннан ул законсыз рәвештә кыз яшәгән йортка үтеп керә һәм аны бу хәл турында беркемгә дә сөйләмәскә күндерә.

Суд карары белән ир-атка 14 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза, шулай ук мәҗбүри дәвалау билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев