Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Татарстанда 4 мең гаилә бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие алды

Гаризаны 6 айдан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк

Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте  бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, быел Татарстан Пенсия фонды 4 мең гаиләгә бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие тапшырды. Түләүләрнең гомуми суммасы 78,5 млн сум тәшкил итә. Һәр балага 20 472,77 сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган пособие эшләмәүче ата-анага, опекунга, уллыкка алучы яисә баланың тәрбиягә алган ата-анасына фонд тарафыннан билгеләнә. Пособие югары, урта яисә өстәмә һөнәри белем бирү учреждениеләренең көндезге бүлекләрендә укучыларга Пенсия фондыннан, эшләүче ата-анага эш урыны буенча  түләнә.

Пособиене рәсмиләштерү өчен Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә яки күпфункцияле үзәктә гариза бирергә кирәк. Әгәр гаиләнең пособиегә хокукы барлыгы турында раслаучы барлык белешмәләр тиешле оешмалардан фондка керсә, түләү гариза буенча гына билгеләнәчәк.  Ниндидер мәгълүматлар җитмәгән очракта, түләүгә хокук бала туу турында таныклык һәм  ата яисә ананың эш урыныннан пособие элек билгеләнмәгән дигән белешмә белән раслана. Пенсия фонды линиясе буенча пособие алу өчен, гариза биргән вакытка ата-аналарның икесе дә эшләмәүче булырга тиеш.

Гаризаны бала туганнан соң 6 айдан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Пенсия фондында гаризалар ата-аналардан, оешмалардан документлар һәм кирәкле белешмәләр кергән көннән алып 10 эш көнендә карала. Аерым очракларда бу вакыт 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән очракта, акча 5 эш көнендә түләнә. 

Исегезгә төшерәбез, 2022 елдан бала тугач бер тапкыр бирелә торган  пособие балалары булган гаиләләргә ярдәм итүнең башка чаралары белән бергә социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев