Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Балалар

Тирсә мәктәбе укучылары җиңү арты җиңүләр яулый

Казанга юл тотачаклар

Тирсә мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Муллина Гөлшат Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы һәм татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 134 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган V Бөтенроссия мәктәпләре фестивалендә катнашып җиңү яулады, дип хәбәр итә мәктәп коллективы.

Ул үзенең укытучысы Гөлназ Юсупова белән 22 нче ноябрьдә Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында үткәреләчәк Гала-концертка чакырылды. Гөлшат башкалабызда күпсанлы тамашачылар алдында Т.Миңнуллинның “Күрше кызы” драмасыннан өзек башкарачак.

Без аңа һәм Гөлназ Габдрахмановнага уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев