Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Укучыларга дәрестә телефон куллану тыела

Закон проекты кабул ителде

Дәүләт Думасы икенче һәм өченче, соңгы укылышта укучыларның смартфоннарны куллануын тыю турында закон проектын кабул итте.

Ашыгыч очраклар гына моңа керми, дип яза Шәһри Казан.

— Әти-әниләр һәм укытучылар бу норманы хуплауны сорадылар. Кабул ителгән карар балаларыбызның белем бирү сыйфатын күтәрәчәк, — дип язган Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин үзенең telegram-каналында.

Дәүләт Думасы шулай ук канунга берничә төзәтмә кабул итте. Аерым алганда, канун проекты буенча 2024 елның 1 сентябреннән мәктәпнең башлангыч һәм урта сыйныфларында мәҗбүри хезмәт дәресләре кертелә.

Ноябрь аенда Дәүләт Думасы беренче укылышта мәктәпләрдә мобиль телефоннарны куллануны тыючы закон проектын кабул итте. Документны октябрьдә Мәгариф буенча дәүләт комитеты рәисе Ольга Казакова җитәкчелегендәге төрле фракцияләрнең депутатлары һәм сенаторлары төркеме керткән. Соңрак депутатлар мәктәп укучыларына хәтта белем бирү максатларында да смартфоннар куллануны тыючы закон проектына төзәтмә керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев