Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Район башлыгы Валерий МАКАРОВның 9 Май – Бөек Җиңү бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары! Тарихка алтын хәрефләр белән язылган 75нче Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!

9 Май – кешелек тарихындагы иң дәһшәтле, канкойгыч сугышның тәмамлануын бәйрәм итү белән бергә илебездәге күпмилләтле халыкның ныклыгы, каһарманлыгы һәм бөеклеге символын да гәүдәләндерә.

Совет халкының тиңдәшсез батырлыгы еллар арты еллар узса да онытылмый. Киресенчә, дәһшәтле еллар ерагайган саен без Җиңүнең кадерен ныграк аңлыйбыз. Илебез азатлыгы өчен миллионлаган ватандашларыбыз үз гомерләрен, сәламәтлекләрен кызганмадылар. Дүрт ел эчендә меңнәрчә шәһәр һәм авыллар янып көлгә әйләнде, завод-фабрикалар җимерелде. Сугыш утыннан зыян күргән җирләребезнең һәр адымы Ватан өчен шәһит киткәннәрнең каны, аналарның күз яше белән сугарылган. Без аларның батырлыгы алдында баш иябез.

9 Май – ул сызланулар һәм шатлык яшьләре дә, ул – мәңгелек хәтер дә. Безнең якташлар да изге җиребезне дошманнан саклау өчен зур батырлыклар күрсәттеләр. Бүген без Ватаныбыз азатлыгы өчен барган рәхимсез сугышта һәлак булган, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән хезмәтчәннәребез алдында баш иябез. Үз көчегезне жәлләмичә, ачлык-ялангачлыкка карамыйча, “Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!“ девизы астында сугышчыларга ярдәм иткән тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мең-мең рәхмәт сезгә!

Безнең бурыч – үсеп килүче буынга Бөек Җиңүнең зур югалтулар бәрабәренә килгәнлеген аңлату, канкойгыч сугышта зур батырлыклар күрсәткән каһарманнарның исемнәрен тапшыру, ветераннарга кайгыртучанлык күрсәтү.

Ни кызганыч, вакыт бернигә карамыйча уза һәм ул тарихи вакыйгаларда турыдан-туры катнашкан кешеләр саны һаман кими бара. Мөхтәрәм ветераннар, чын йөрәктән сезгә тыныч гомер көзе, бәхет һәм иминлек телим!
Яу кырында башын салган Ватан солдатлары мәңге онытылмас! Дәһшәтле сугышта җиңү яулаган каһарман халыкка мәңгелек дан!
Илгә-көнгә тынычлык, сезгә бәрәкәтле, уңышлы хезмәт, шатлыклы матур көннәр телим, райондашлар! Җиңү бәйрәме котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев