Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

“Нур“ мәдрәсәсе шәкертләр җыя

Намаз уку, Коръәнне гарәп телендә укырга өйрәнү өчен Әгерҗедә мәдрәсә бар. 1 октябрьдән анда укулар башлана. Дөрес гыйбадәт кылу өчен гыйлем кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) бер хәдисендә: "Кытайга барып булса да белем алыгыз, чөнки белем алу һәр мөселман өчен фарыз", - ди. Гыйлемле кеше тормышта үзен өметле хис итә, заман...

Намаз уку, Коръәнне гарәп телендә укырга өйрәнү өчен Әгерҗедә мәдрәсә бар. 1 октябрьдән анда укулар башлана.
Дөрес гыйбадәт кылу өчен гыйлем кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) бер хәдисендә: "Кытайга барып булса да белем алыгыз, чөнки белем алу һәр мөселман өчен фарыз", - ди. Гыйлемле кеше тормышта үзен өметле хис итә, заман авыруларына бирешми, яшәү рәвешен динебез кушканча тәртипкә сала. Пәйгамбәребезнең: "Коръән укылган йортка фәрештәләр төшә, анда мал арта, бәрәкәт иңә. Ә Коръән укылмаган өйгә шайтан ияләшә, аннан фәрештәләр кача, мал, бәрәкәт, тынычлык китә", - дигән сүзләре дә бар. Ислам динендә гыйлемнең абруе бик зур. Аллаһы Тәгаләнең сүзе булган Коръәни-Кәрим иңдерелүе дә "Укы!" сүзеннән башланган. Кешеләргә хакны ялганнан аеру, бәхетле яшәү өчен Аллаһы Тәгалә үзенең күрсәтмәләрен җибәргән һәм гыйбадәт кылып яшәргә кушкан. Ә гыйбадәт кылып яшәү өчен гыйлем кирәк. Гыйлемне Әгерҗедәге "Нур" мәдрәсәсендә алу мөмкинлеге бар. Белем алуга омтылучы саф күңелле кешеләргә ара ераклыгы да киртә түгел. Шәкертләребез арасында Көчек авылыннан 5 кардәшебез укырга йөрде, Тирсә, Мордывый, Иж-Бубый авылларыннан килеп дини сабак алучылар да бар.
"Нур" мәдрәсәсендә яңа уку елына шәкертләр кабул итү бара. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте карары нигезендә укулар 1 октябрьдән башлана. Дәресләр үзәкләшкән дини оешманың уку-укыту бүлеге тарафыннан әзерләнгән өч еллык программа нигезендә алып барыла. Мәдрәсәдә югары педагогик һәм махсус дини гыйлемле мөгаллимнәр эшли.
Белешмәләр өчен телефоннар: 21434, 21177, 26244. Мәгълүматны "Вкусный дом" кибетенең икенче катындагы мөселман бүлегендә Гөлсинә ханымнан да алырга була.
Дилә АБДУЛЛИНА,
"Нур" мәдрәсәсе мөгаллимәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев