3нче мәктәптә “Россия патриотлары үстерәбез“ район конкурсы узды
Бөтенроссия проекты кысаларында бүген 3нче мәктәптә “Россия патриотлары үстерәбез“ конкурсының район этабы узды.
Фәнни-эзләнү эше, викторина бәйгеләре, мылтыктан ату һәм кул көрәше спорт чараларында Девәтернә һәм Кадыбаштан кала 14 мәктәп укучысы катнашты.
Викторинада Бима, 3нче мәктәп, 1 гимназия укучылары;
фәнни-гамәли эзләнү эшендә 4нче, 3нче мәктәпләр, Сарсак-Омга лицее;
кул көрәшендә 4нче мәктәптән Святослав Тарасов, Салагыштан Илсаф Миңнехуҗин,
Көчектән Илнур Таҗиев;
мылтыктан атуда Тирсәдән Камил Асанбаев, Көчектән Илшат Йосыпов, 2нче мәктәптән Данил Волокжанин җиңүләр яуладылар.
Барлык бәйге төрләре буенча Бима мәктәбе – абсолют җиңүче. Икенчедә – Тирсә, өченчедә – 1нче гимназия.
Укучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Римма Гыйльметдинова, район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина котладылар.
- Үткәннәрне онытмагыз, илебез тынычлыгы өчен көрәшкән бабаларыбыз батырлыкларын өйрәнегез, гомумән, тарих белән дус булыгыз, – диделәр алар.
Җитәкчеләр укучыларны бәйгегә әзерләгән мөгаллинәргә дә рәхмәтләрен белдерделәр.
Бима мәктәбе район данын республика бәйгесендә яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев