Мәгариф

Әгерҗе укучылары олимпиадада сынала

31 январьдан 2 февральгә кадәр Казанның “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү базасында туган телдә белем бирүче мәктәпләрдә укучылар арасында татар әдәбияты буенча олимпиаданың республика йомгаклау этабы уза.

Анда Казан, Чаллыдан һәм 33 районнан 7-11 сыйныфларда укучы 135 бала катнаша. Алар – олимпиаданың муниципаль  этабында җиңүчеләр һәм призерлар. Безнең районнан Исәнбай мәктәбенең 7, 9 сыйныф укучылары Ралинә Хәбирова һәм Илүзә Нәгыймова, Кадыбаш мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айгөл Мулланурова да әлеге олимпиадада татар әдәбияты буенча белемнәрен сыныйлар.

2-4 февральдә рус мәктәпләрендәге татар төркемнәре өчен татар теле олимпиадасында 4нче мәктәптән 5 сыйныф укучысы Алсу Хафизова һәм Тирсә мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Инзилә Асанбаева катнаша.

6-8 февральдә рус мәктәпләрендәге рус төркемнәрендә татар телен укучылар арасында узачак олимпиадада Тирсә мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Лиана Луканина һәм Кичкетаң мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Арина Казанцева белемнәрен күрсәтәләр.

 

 


Нет комментариев