Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

12 яшьлек кыз ярты ай камышлыкта яшәгән

Полиция аны табу өчен шактый тырыша

Ростов өлкәсендә 12 яшьлек кыз ярты айдан артык камышлыкта яшәгән, дип яза «Комсомольская правда».

Ростов өлкәсендәге бистәләрнең берсендә 12 яшьлек кыз югалгач, Аня (исеме үзгәртелгән) кая югалды икән дип, бар халык эзли. 11 автустта ул матур ал күлмәген, стразалы босоножкиларын кия, яраткан ал сумкасын ала да… югала. 17 көнгә.

Аның кесә телефоны булмый. Кыз әбисе белән генә үсә, әбисе телефон алуны кирәк санамаган. 

Аняны волонтерлар, полицейскийлар эзли. Өлкәдә аның фотоларын ябыштырып чыгалар. Бик озак таба алмагач, ул үлгән дип түгел, бүтән өлкәгә – әниләрен эзләргә киткән, дип уйлыйлар. 

Ә чынлыкта Аня өе янында гына яшәгән булып чыга. Шуңа күрә аны таба алмаганнар да. Ул башта теплицалар арасында яши. Ул үзен эзләргә чыкканнарын күреп тора һәм теплицалар арасында яшеренеп кала. 

Шул теплицалардагы яшелчәләр белән туклана. Әмма бер атнадан соң, эзләүләр интенсив булып, помидорларны җыючылар арткач, камышлар арасына кача. 

Күпмедер вакыттан соң, аның камышлар арасында качып ятканын сизенәләр. Полиция аны табу өчен шактый тырыша. Аны 28 августта табып алып кайталар. Аня ни өчен качканын әйтми. Ул өендә кеше күп булганга, аерым яшәргә теләгәнгә киткән, дип уйлыйлар. Чөнки бер өйдә 15 кеше яшиләр икән. Апалары, абыйлары, туганнан туганнары… Ә менә әтисе белән әнисе юк – алар башка шәһәрдә яшиләр.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев