Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәла-каза

42 яшьлек ир-ат синтетик наркотиклар саткан

Суд аны законсыз рәвештә зур күләмдә наркотиклар сатуда гаепле дип таныган

Әгерҗе районы прокуратурасы 42 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд аны законсыз рәвештә зур күләмдә наркотиклар сатуда гаепле дип таныган. 

Судта билгеле булганча, 2023 елның апрель азагында гаепләнүче 1,32 грамм авырлыкта синтетик наркотик матдә сатып алган һәм аны танышына саткан. 
Хөкем ителүче үз гаебен таныган, аны сак астына алганнар.

Суд аңа каты режимдагы төзәтү колониясендә җиде ел ярымга иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән. Суд карары үз көченә кергән. 

(Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча). 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев