Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

44-яшьлек хатынның йөрәге янында чәч төеннәре җыелган шеш үскән

Йөрәк янына 10х7х15 см зурлыгындагы дермоид киста үскән

Республика клиник хастаханәсе табиблары Баулы районында яшәүче 44 яшьлек хатынның эченнән зур – шеш дермоид киста алган. Әлеге шеш хатынның йөрәге янында була, аның эченә чәч төеннәре җыела. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Кистаны флюорография узган чакта абайлап алалар, аннары КТда раслыйлар. Киста йөрәк янында – күкрәк читлегендә була. Авыру хатынны Республика клиник хастаханәсенә җибәрәләр.

«Йөрәк янына 10х7х15 см зурлыгындагы дермоид киста үскән. Бу киста эчендә чәчләрдән ясалган ике зур төен барлыкка килгән», дигәннәр клиникада.

Хирурглар өч тишем ясап, 2 сәг операция ясаган һәм кистаны алган. Авыру хатын шул ук көнне палатада йөри алган, диелә хәбәрдә.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев