Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Әгерҗе кешесе алдагы елларын колониядә уздырачак

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган һәм кылган гамәлләренә үкенүен белдергән

Әгерҗе кешесе наркотик матдәләрне законсыз саклаганы өчен хөкем ителгән. 

Судта билгеле булганча, хөкем ителүче интернет аша шәхси максатларда куллану өчен  2.75 грамм авырлыкта наркотик матдә сатып ала  һәм оператив-эзләү операциясе вакытында полиция хезмәткәрләре тоткарлаганга кадәр үзендә саклый. 

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган һәм кылган гамәлләренә үкенүен белдергән. 

Хөкем ителүченең шәхси мәгълүматларын һәм җәзаны йомшартучы хәлләрне (тикшерү белән актив хезмәттәшлек итү, тәрбиядә өч балигъ булмаган бала булу) исәпкә алган хәлдә суд аңа 3 ел да 4 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән. Әлеге вакытны ир-ат үзгә режимдагы төзәтү колониясендә уздырачак.   

Ижауның Первомай район суды матбугат хезмәтеннән алынды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев