Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәла-каза

Әгерҗедә 19 яшьлек туташ наркотиклар саклаган һәм саткан

Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган

Әгерҗе районы прокуратурасы 19 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Аңа наркотикларны законсыз сатып алу, саклау һәм зур күләмдә сатуда гаепләү белдерелә. 

Тикшерү версиясе буенча, агымдагы елның 1 июнендә гаепләнүче Ижауда шәхси куллану һәм сату өчен 2,4 граммнан ким булмаган составында наркотиклар булган тыелган матдәләр сатып алган. 0,16 һәм 0,5 грамм авырлыктагы наркотикларны Әгерҗедә яшәүчегә саткан. Аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Шәхси тикшерү вакытында гаепләнүчедән тагын 1,73 грамм тыелган матдәләр алынган. 

Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныды. Тоткарланган затка читкә китмәү турында подписка рәвешендә чик кую чарасы сайланды. 
Җинаять эше асылы буенча карау өчен район судына җибәрелде. 

Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев