Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Авылда алты гаиләнең өе янган

Янгын төнге өчләр тирәсендә электр үткәргечтән чыга

Башкортстанның Иглин районындагы Таутөмән авылында янгыннан соң, 6 гаилә фатирсыз калган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте, дип яза Интертат.

Янгын узган төндә өчләр тирәсендә электр үткәргечтән чыга. Бу йортта 6 фатир була. Янгын учагы бер фатирның верандасында ачыклана. Ялкынны беренче булып балалар күреп ала. Алар әтиләрен уята һәм бергә өйдән чыгалар. Аннары күршеләренә дә әйтәләр.

Ялкын тиз арада фатирны чолгап ала, аннары түбәгә күчә. Янгынны сүндерү өчен 13 кеше һәм 5 машина 3 сәгать чамасы эшли.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, янгын 3 фатирны чолгап ала һәм бөтен өйнең түбәсенә зыян китерә, диелә хәбәрдә.

Фото: https://www.bashinform.ru, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев