Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Игътибарлы булыгыз: Әгерҗедә читтән торып мошенниклык кылу очраклары арткан

Бер көнгә гражданнардан дүрт гариза кергән

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, читтән торып мошенниклык кылу очраклары арткан. 

Бер көнгә гражданнардан дүрт гариза кергән. Шулар арасыннан берсе генә үзен “полиция хезмәткәре” дип таныштыручының мошенник булуын аңлап алган. Калганнары аферистларга 70, 500 һәм 700 мең сум акча күчергәннәр. 

Хөрмәтле райондашлар! Кырыгалдарлар өй телефонына туганнарыгыз яки полиция хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып акча сорыйлар. Акчаны алырга йә курьер килә, йә башка счетка күчерергә кушалар. Алданмагыз! Уяу булыгыз. 

Шикле шалтыратулар булган очракта 02 яки 8(885551) 22541 телефоннары буенча полиция бүлегенә шалтыратыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев