Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

«Карап торып, яндырып бетердек...»

3 балалы гаиләдә фаҗига

5 гыйнвар таңы Питрәч районының Көек бистәсендә яшәүче 3 балалы Азмухановлар гаиләсен дә упкын кырыена этәрә: үзләре өйдә юкта йортлары янып китә. Бу хакта Шәһри Казан яза.

Ут күзеннән бер кашык та, бер пар күлмәк тә калмый. Төнге сәгать икеләрдә килеп чыккан янгын 60 квадрат метрлы өйне тиз арада көлгә әйләндерә.  Хуҗаларның үзләре өйдә булмавы кызганыч хәлдерме, әллә бәхет эшедерме, шулай да соңгысына шөкер итәсе килә. Өч балалы гаилә, әгәр дә өйдә изрәп йокласа, янып та үләргә мөмкин иделәр, димәк, афәт килсә дә Аллаһы Тәгалә аларның гомерләрен Үзе саклаган. 
– Артур минем бетуган абыем, кыш уртасында гаиләсе белән урамда басып калды. Ышанырлык та түгел. Үз көчләре белән моннан 5-6 ел элек кечерәк кенә йорт сатып алган иделәр, янкорма эшләп, әз генә зурайттылар да, төзеп, төзекләндереп бетерделәр. Узган ел гына мунча җиткерделәр, анысы читтәрәк булганга, шөкер, уттан исән калды. Ярый әле үзләре өйдә булмаганнар, дип куанам. Төнге сәгать икедә үлеп йоклый торган чак, төтен исен дә сизмәсләр иде. Чыгышыбыз белән төп Азнакай егетләре без. Әти белән әни Азканакайда яшиләр, ә без Казанда. Артур гаиләсе белән әниләргә 2 гыйнвар көнне кайтты. Үз йортың белән яшәгәч, бар нәрсәне кабат-кабат карыйсың инде. Балалар белән бигрәк тә. Алар болай да бик сакчыл кешеләр. Үзләре дә, суыткычтан кала башка әйбер эшләп тә калмады бит, диләр. Ә янгын сүндерүче егетләр белән сөйләшкән идем, алар музыкаль колонкадан ут чыккан, ди. Шулайдырмы, юктырмы, кем белә инде. Розеткадан алып та, шнуры чыгып ук җитмәгәндерме инде, әллә техника бер-бер хәл кылгандырмы - хәзер әйтүе кыен. Яшәргә йортлары юк – әлегә төп хәсрәт шул, – ди йорт хуҗасы Артурның энесе Салават.

Йортларының януы хакында Артурга күршеләре шалтыратып җиткерә. Ул исә Казанда яшәүче энесенә хәбәр сала. Салават яшен тизлеге белән барып җитә дә. Тик йортны инде ялкын камап алган була. 
– Янгын сүндерүчеләр дә, “Ашыгыч ярдәм”, газ оешмасы хезмәте дә килеп баскан иде, карап торып яндырып бетердек, нишли аласың ул мәлдә? Йортка якын барырлык түгел, әз генә җил булса да ялкын котырып-котырып яна бит ул. Карап торырга да куркыныч иде, түбәсенең очкыннар чәчеп аска томырылып килеп төшүе әле дә күз алдымда. Артур да, балаларны әниләрдә калдырып, хатыны Илиза белән килеп җиттеләр. Күрсәтмәскә тырышса да, безнең Артур эчтән бик кайгыра. Тамагымнан ризык үтми ди, өстәл янына якын да килми. Буласы хәл булган, син артык кайгырып кына бернәрсә дә үзгәрми дип тә әйтеп карыйбыз. Сизенде бит ул. Мин дә авылда идем. Ике көнне бергә үткәрдек. 4 гыйнвар көнне мин китәргә чыктым. Капка төбендә икәү озак басып тордык. “Әллә миңа да китәргә инде...”, – дип озак икеләнде. Юлга җыенып чыгып китәргә никтер тәвәкәллеге җитмәде. Бәлки яхшыгадыр. Үзләре дә янып үлсә?.. Аллам сакласын, – ди Салават.

Азмухановларның олы кызлары Миланага – 13, Аидага – 6, ә төпчеге Ландышка 4 яшь. Илиза әлегә бала ялында, эшсез. Артур исә төзелеш оешмасында инженер булып эшли. Тагын бер көннән олы кызларына мәктәпкә, кечерәкләренә балалар бакчасына барасы. Тормыш һәм мәктәп кирәк-яраклары да, киемнәре дә тулысынча янып беткән. Салкын кышта бернәрсәсез урам уртасына куып чыгарган бу сынауны кичүе җиңел булмас аларга. Җитмәсә йортлары да страховкаланмаган. 
– Әлегә яшәп торырга ике бүлмәле фатир таптык. Бүген шунда урнаштылар да, балаларны алып килергә дип, Азнакайга кайтып киттеләр. Йортны күтәреп бетерер өчен дә бөтен акчаларын төзелешкә салганнар иде. Җиңел булмас, әмма түзәргә, бу хәсрәтләрне ничек тә бергәләп кичәргә кирәк, – ди әңгәмәдәшем. 

Акчалата яисә кием-салым белән ярдәм итәсе килгән кешеләр 89991631512 телефоны аша Азмуханов Салават Ленарович белән элемтәгә керә ала. Аның номеры Сбербанк һәм Тинькофф карталарына да бәйләнгән. Зәмһәрир салкыннарда йортсыз калган өч балалы Азмухановлар гаиләсенә ярдәм итик, изгелек-игелек кылудан, зинһар, тарсынмыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев