Кешеләрне коткаралар
Казанның бакча ширкәтләренең берсендә шәхси йорт чормасында янгын чыкты. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә 16.19 сәгатьтә янгын сагы номерына шәһәрнең бакча ширкәтләренең берсендә шәхси йорттагы янгын турында хәбәр килде. 60 кв. м мәйданлы ике катлы бүрәнә йортының түбәсе янды.
Йортта яшәүчеләрнең барысы да урамга чыгарга өлгерде.
Йорт хуҗасының хәле начарлану сәбәпле, аны шәһәр хастаханәсенә илтәләр.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев