Татарстан яшүсмерләре бик куркыныч уен белән мавыга
Балаларга карата игътибарлырак булыгыз
Татарстанда үсмерләр арасында бик куркыныч уен белән мавыгу очраклары ачыкланган.
“Беги или умри” дигән уенның асылы шунда: балалар якынлашып килүче автомобиль алдыннан юл аша йөгереп чыгарга тиеш. Аларны, янәсе, уенның адреналин бирүенә, яшьтәшләре арасында хөрмәт уятуына инандырмакчылар, дип хәбәр ителгән телеграм-каналларда.
Балаларны мондый хәтәр уенга интернетта кемнәрдер җәлеп итә. Уен инде элегрәк тә пәйда булып алган.
Күптән түгел генә янә “баш калкыткан”. Шундый бер очрак Габишев урамында булган. Бер кыз юл аша кызыл утка йөгереп чыкканда, аздан гына машина көпчәге астына эләкмичә калган.
Транспортная урамында 8 яшьлек бала машина астына ташланган. Аны, баш мие селкенгән хәлдә, хастаханәгә озатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев