Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Татарстанда 19 гыйнварда югалган әбине кар көртеннән тапканнар

Хатын-кыз 19 гыйнварда югалган

Чаллы шәһәре янындагы «Дуслык» бакчачылык ширкәте районында 77 яшьлек әби мәете кар көрте астында табылган. Әбинең әйберләре дә шунда яткан. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте, дип яза Интертат.

Хатын-кыз 19 гыйнварда югалган. Ул өеннән чыгып, трамвай тукталышына таба киткән. «Домостроители» тукталышында 8нче трамвайга утырып, ГЭС бистәсенә таба китә. Аннары аның эзе югала.

Сhelny-biz.ru белешмәсе буенча, Игенче авылы районында әбинең элек дачасы булган. Ул деменция белән авырган. Хәзер аның ни сәбәпле үлүен ачыклыйлар.

Фото: Заинск ВК аккаунтындагы видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев