Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Татарстанда бер авылны су баскан ВИДЕО

Урманай авыл җирле сәркатибе Елена Закирова сүзләренчә, алар су төшәсен көткән инде

Көннәр җылыту үзенекен эшли. Карлар эреп, авыл эчләренә су төшә башлады. Азнакай районның Урманай авылы урамнарын да су баскан. Безгә авыл урамнарын видеога төшереп җибәрделәр. Урманай авыл җирле сәркатибе Елена Закирова сүзләренчә, алар су төшәсен көткән инде.

– Алдан да халык белән сөйләштек. Район хакимияте дә ташуга бәйле вазгыятьне контрольдә тота. Ташу кергән йортлар су юлында алар. Үзебез дә иртән, көндез, кич су басуга бәйле хәлләрне күзәтеп торабыз. Су басуның сәбәбе – безнең авыл үзәндә урнашкан. Таудан сулар төшә инде, – ди ул.– Шуңа күрә без һәр кешенең әзер торуны сорыйбыз. Кызганыч, бөтен кешедә су керер дип уйламый. Шөкер, урамнарга су керсә дә, йортларны басмады.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/139387/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев