Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Безнең заман“ фестиваленнән – җиңү белән

Хезмәт кешеләре – илебезнең патриотлары

Эшче яшьләрнең “Наше время–Безнең заман“ фестиваленең Казанда узган суперфиналы әгерҗелеләргә зур җиңүләр алып килде.  

Түбән Камадагы зона турыннан соң Әгерҗенең 7нче балалар бакчасы, Иж-Бубый мәктәбе  коллективлары, район башкарма комитеты командасыннан мәдәният бүлеге җитәкчесе Язгөлем Гыймазетдинова Казан сәхнәсендә чыгыш ясау хокукына ия булганнар иде. Безнекеләр башкалада да сынатмадылар! Язгөлем Гыймазетдинова дипломант булды. Ә 7нче балалар бакчасы һәм Иж-Бубый мәктәбе коллективлары, суперфиналга кадәр барып җитеп, зур уңышлар яуладылар. 

Иж-Бубыйның хореография коллективы – беренче урында. 

7нче бакчаның вокал ансабле – беренче, шушы ук бакчадан “Вокал-соло“ номинациясендә Зөлфинә Хуҗина – икенче урында. Лилия Яппарова җитәкчелегендәге әлеге бакча коллективы гомуми нәтиҗәләр буенча өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләр Дипломнар, Кубоклар, медальләр белән бүләкләнделәр. 

Фестивальнең “Пирамида“ концертлар залында узган йомгаклау гала-концертында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. «Хезмәт кешесе – безнең өчен иң мөһиме. Дәүләтебез аларга һәрчак ярдәм итәчәк. Алар республикабыз предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләү белән бергә, талантлы да. Без фестивальнең үсеш динамикасын да, предприятие җитәкчеләренең ярдәмен дә күрәбез. Фестиваль коллективларны, чын мәгънәсендә, берләштерә. Хезмәт кешеләре – илебезнең патриотлары.  Алар безнең республиканы күрсәтә беләләр, һәм без аларга таянабыз», – дип белдерде Татарстан Президенты. – Һәм бу фкстиваль алга таба да дәвам итәчәк. 

Исегезгә төшерәбез: әлеге фестивальдә 7нче балалар бакчасы коллективы – өченче, район башкарма комитеты – икенче, Иж-Бубый мәктәбе беренче тапкыр катнаштылар. 

Лилия Яппарова җитәкчелегендәге 7нче балалар бакчасы коллективы. / Фото 7нче балалар бакчасыннан алынды
Иж-Бубый мәктәбе биючеләре. / Фото Иж-Бубый мәктәбеннән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев