Җитәкчеләр күпбалалы гаиләне тәбрикләделәр
Әниләр көне якынлашканда Әгерҗедә яшәүче Галина РЯБОВА күпбалалы әни булды. Аның өченче сабые дөньяга килде. - Ун яшьлек улыбыз Денис, биш яшьлек кызыбыз Владиславага бик тә иптәш алып кайтасы килгән иде. Бу хыялыбыз тормышка ашуына бик сөенәбез. Сабыебызның Әниләр көне алдыннан дөньяга килүе - минем өчен икеләтә шатлык, - ди...
Әниләр көне якынлашканда Әгерҗедә яшәүче Галина РЯБОВА күпбалалы әни булды. Аның өченче сабые дөньяга килде.
- Ун яшьлек улыбыз Денис, биш яшьлек кызыбыз Владиславага бик тә иптәш алып кайтасы килгән иде. Бу хыялыбыз тормышка ашуына бик сөенәбез. Сабыебызның Әниләр көне алдыннан дөньяга килүе - минем өчен икеләтә шатлык, - ди Галина.
Никита, баһадир малай булып, 3900 грамм авырлыкта, 54 сантиметр озынлыкта туган. Тормыш иптәшен һәм төпчекләрен каршы алырга бәхетле әти Владимир бүләкләр белән килгән. Бала тудыру йортына керүгә Денис белән Владислава да энеләрен күрергә ашыктылар.
Күпбалалы әнине бу көнне район башлыгы урынбасары - "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе урынбасары Ришат Нурисламов, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәл Усманова да котладылар. Алар "Россиягә һәр бала мөһим" акциясе кысаларында Галина ханымга бүләкләр тапшырдылар һәм гаиләләренә тигезлек, балаларының сау-сәламәт булып үсүләрен теләделәр.
Рябовларны өченче балалары туу шатлыгы белән район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников та тәбрикләде.
- Яшь гаиләләр сезгә тиңләшергә тиеш. Районыбызда сабыйлар туу артсын, өйләрдә бала тавышы тынмасын, - диде ул.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев