Май аенда Әгерҗе районында 8 сабый – 6 кыз, 2 малай дөньяга килгән
Район тормышы

Май аенда Әгерҗе районында 8 сабый – 6 кыз, 2 малай дөньяга килгән

Узган елның шул чорында 19 бала туган

Район ЗАГС бүле геннән алынган мәгълүматларга караганда, май аенда Әгерҗе районында 8 сабый – 6 кыз, 2 малай дөньяга килгән.

30 кеше – 18 ир­ат, 12 хатын­кыз вафат булган. 7 пар никахын рәсмиләштергән, 8 пар аерылышкан.

Чагыштыру өчен: узган елның шул чорында 19 бала туган, 40 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән, 3 пар гаилә корган, 7 гаилә таркалган. 


Нет комментариев