Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Нәниләр үз ояларына кайттылар

Әгерҗедәге "Алтын ачкыч" 1нче балалар бакчасы, бер ай ярымлык тәнәфестән соң, 180 сабый өчен янәдән ишекләрен ачты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров ремонттан соң бакча белән танышып чыкты. Бу бакчаның ишекләре тәүге тапкыр 1986 елда ачылган иде. Шуннан бирле биредә, вак-төяк эшләрдән тыш, бернинди ремонт үткәрелмәде. "Быел "Татнефть" җитәкчелеге...

Әгерҗедәге "Алтын ачкыч" 1нче балалар бакчасы, бер ай ярымлык тәнәфестән соң, 180 сабый өчен янәдән ишекләрен ачты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров ремонттан соң бакча белән танышып чыкты.
Бу бакчаның ишекләре тәүге тапкыр 1986 елда ачылган иде. Шуннан бирле биредә, вак-төяк эшләрдән тыш, бернинди ремонт үткәрелмәде. "Быел "Татнефть" җитәкчелеге ремонт өчен бакчабызга 2млн 800мең сум акча бирә дигәч, сөенечебезнең иге-чиге булмады. 1,5 ай эчендә шактый зур эшләр башкарылды", ди бакча мөдире Гөлнара Шурманова.
Бюджетта балалар бакчалары өчен бу кадәр акча булмаган заманда хәйрияченең мондый ярдәменә ничек шатланмыйсың инде?! Күктән төшкән бәхет бит ул. Бу акчага әнә никадәр эшләр башкарылган бакчада! 55 тәрәзә, бөтен сантехника яңага алыштырылган, канализация, кайнар һәм суык су, җылылык системалары яңартылган. Стеналардагы яңа обойлар бүлмәләрне ямьләп тора. Ремонт эшләрен Сарапулдан килгән Сулим Дошукаев җитәкчелегендәге "АСТ-Строй" ширкәте төзүчеләре башкарган. "Үзебезнең хезмәткәрләр дә ремонт эшләрендә бик нык булыштылар. Бөтен пычракны җыештыру, обойлар ябыштыру тулысынча алар җилкәсендә булды. Ә район башлыгы урынбасары Ришат Тимерович белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Ринатовна ремонт барышы белән гел кызыксынып, киңәшләрен әйтеп тордылар. Барысына да бик рәхмәтлебез", - ди бакча мөдире.
Валерий Макаров башкарылган эшләр белән җентекләп танышты, подрядчикларның кимчелекләрен әйтеп, ремонтчыларга аларны якын көннәрдә кичекмәстән төзәтергә әмер бирде. Гөлнара Шурманова бакчаның проблемаларын да җиткерде район җитәкчесенә. Нефтьчеләр биргән акча идәннәрне алыштырырга җитмәгән, ә алар бик нык тузган. Фундаментны да ныгытырга кирәк. Валерий Владимирович бу эшләрне дә башкару юлларын эзләячәкләрен белдерде.
1,5 ай шәһәрдәге башка бакчаларга йөргән сабыйлар бу дүшәмбедә яңартылган үз туган ояларына кайттылар. Үзеңнеке барыбер якын инде. "Без дә нәниләребезне сагынганбыз. Кышка кергәндә җылы бакчабызның янәдән сабыйларның шат авазына күмелүе ничек күңелле!" диләр тәрбиячеләр.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев